Зәйдә район җитәкчелегенең урыннарга чыгып халык белән очрашулары дәвам итә. Кичә шундый очрашу татар гимназиясендә оештырылып, анда шәһәрнең 35нче, Воздвиженко бистәләрендә яшәүчеләр җыелды. Район башлыгы Разиф Кәримов чыгышында районда 8 ай эчендә башкарылган эшләргә тукталды, икътисади-социаль үсешнең Зәйдә тотрыклы булуын бәян итте. Разиф Кәримов шәһәр халкын бу шимбәдә старт алачак авыл хуҗалыгы ярминкәләренә чакырды. Ул иртәнге сәгатьтән “Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданда башлана. Быел ярминкәдә сату итүчеләргә таләпләр заманча, продукция өчен тиешле документлар булудан тыш, махсус палаткалар куелган, сатучылар халат, баш киемнәреннән, перчаткалардан булырга тиеш. Соңыннан җыенда катнашучылар район башлыгына һәм аерым тармаклар буенча җаваплы җитәкчеләргә шәхси сораулары белән мөрәҗәгать. Бүген исә шундый очрашу шәһәрнең 6нчы мәктәбендә Яңа шәһәрдә яшәүчеләр белән булачак.