Халыкара уку-яза белү көненә багышланган тематик линейка

2016 елның 9 сентябре, җомга

Зәй районында “Көзге игелек көне” акциясе кыссаларында үткәрелүче чаралар дәвам итә. 7 сентябрь көнне район мәктәпләрендә халыкара уку-яза белү көненә багышланган тематик линейкалар үтте. Укучылар шушы көнгә багышланган чыгышлар әзерләделәр, шигырьләр өйрәнделәр. Кече сыйныфларда “ Гомер изге эшләр кылу өчен бирелгән” – дигән темага шигырьләр бәйгесе үткәрделәр. Шунда ук табышмаклар һәм мәкальләр искә төшерделәр. Чара “ Игелекле йөрәк” –дигән уен белән тәмамланды. Барлык катнашучылар дипломнар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International