Зәй басу-кырларыннан 3320 гектарда татлы тамыр җыеп алынды. Бу - барлык басуның 28 проценты дигән сүз. Уңыш гектарыннан уртача 312 центнер тәшкил итә. Иң күп уңыш “Зәй шикәре” агрофирмасында: гектарыннан уртача – 365 центнер, “Заман” бүлекчәсендә исә 500 центнер уңыш чыга.