“Табигать һәм без” рәсем конкурсы.

2015 елның 11 ноябре, чәршәмбе
Мирный бистәсенең шәһәр мәдәният йортында парк һәм скверлар елы кысаларында, “Табигать һәм без”,-дигән рәсем конкурсы узды. Конкурсның максаты балаларда табигатькә мәхәббәт тәрбияләү. Төрле төсләрне кулланып, табигать матурлыгын һәр бала үзенчә ясады. Р.Тәхәветдинова һәм А.Ченцоваларның эшләре уңай бәяләнде.Чарада катнашкан барлык балаларга приз тапшырылды. Барлыгы 17 кеше катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International