15-18 октябрьдә, Казан шәһәрендә Россия беренчелегенә билбау көрәше буенча ярышлар булып үтте. Анда 30 шәһәрдән 250 спортчы катнашты. Россия җыелма командасы составына зәй спортчылары да керде. Татарстан командасы ярышларда 11 медаль алды. Шуларның берсе 76 кг. үлчәүдә көрәшкән Регина Салиховада, ул алтын медаль яулады. Бронза медаль Радик Салаховта, ә Екатерина Бусова 5 урында калды. Аларның тренеры Равил Салахов. Барлык финалистлар да Россия данын бөтендөнья беренчелегендә яклаячаклар.