“Зәй шикәре”ндә чөгендер уңышы – гектарыннан 482 центнер

2015 елның 20 октябре, сишәмбе
Чөгендер алу авыр шартларда бара. Зәй авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 20 октябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, басу-кырлардан 6420 гектарда 269640 тонна татлы тамыр җыеп алынган. Бу - барлык мәйданның 76,4 проценты. Уңыш гектарыннан уртача 420 центнер тәшкил итә. Агрофирмалар арасында уңышны иң күп һәм күп мәйданнарда алучы - “Зәй шикәре” агрофирмасы. Аның уртача күрсәткече – 482 центнер, биредә барлык чөгендер мәйданының 76 проценты җыеп алынган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International