Яңа спаслылар бүген сөенгән

2015 елның 20 октябре, сишәмбе
Бүген Зәйдә зур вакыйга булды: Яңа Спас-Урсай-Әлмәт юлы ачылды. Моннан өч ел элек әйләнеп узу юлының өлеше Зәй-Бохарай файдалануга тапшырылган иде, аның дәвамы буларак, икенче өлешне дә юлчылар бүген кулланышка кертте.. Өч ел буе салынган Яңа Спас-Урсай-Әлмәт юлы 7 чакрым озынлыкны тәшкил итә. Аны салу эшен “Татнефтедор” автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы юлчылары башкарды. Заказчысы – “Главтатдортрас” оешмасы. Әлеге юлны сафка бастыру өчен республика бюджетыннан 130 миллион сум акча сарыф ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International