“Энергетик” Мәдәният сарае 48нче сезонын ачты

2015 елның 19 октябре, дүшәмбе
Зәйдә “Энергетик” Мәдәният сарае 48нче иҗат сезонын ачты. Бу уңайдан үткәрелгән бәйрәм чарасында мәдәният сараенда эшләп килүче өлкәннәр, балалар өчен оештырылган иҗат коллективлары чыгыш ясады. Шунысы да игътибарга лаек, 48нче иҗат сезонында мәдәният сараенда җыр, бию, музыка сәнгате белән шөгыльләнүдән тыш, көй яздыру серләренә төшенү, балалар-яшүсмерләр өчен рәсем сәнгате белән мавыгу мөмкинлекләре тудырылган студияләр дә эшли. Мәдәният йорты директоры Гөлнара Гущина һәртөрле сәнгать белән кызыксынучыларга да күңелгә хуш килердәй шөгыльләр белән мавыгу мөмкинлеге бар дип ассызыклады, мәдәният йорты белән тыгыз элемтәдә булып, актив яшәргә чакырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International