Мирный бистәсе балалары көзге тәбигатьне рәсемгә төшерделәр

2015 елның 16 октябре, җомга
Ел саен Мирный бистәсендә Пукрау көненә багышланган кичәләр үтә. Быел да 7-11 яшьлек балалар арасында “Көзге тәбигать күренеше» дип исемләнгән рәсем бәйгесе үтте. Чараны алып баручы башта балаларга әлеге бәйрәмнең йолалары белән таныштырды, аннары үткәрү вакыты турында сөйләде. Балалар ихтибар белән тыңладылар һәм ишеткәннәрен рзәсемгә төшереп бардылар. Рәсемнәрдә: алтын яфраклар, яңгыр, гөмбә, урман һәм хайваннар дөньясы турында карандаш, буяу, фломастер белән бизәкләгән картиналар дөнья күрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International