«Сәләмәтлек – зур байлык”

2015 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе
14 октябрьдә Үзәк китапханәдә коррекцион мәктәпнең 7,8 һәм 9 класс укучылары өчен “Сәламәтлек – зур байлык” дип аталган белешмә сәгате үтте. Чынлап та кеше үзенең сәламәтлеге турында үзе кайгыртырга тиеш. Сәламәт яшәү рәвешен сайлау һәркемнең үзеннән тора. Тормышның кадерен белү, аның матурлыгын тоеп яшәү өчен бар мөмкинлекләр дә бар. Китапханә хезмәткәре Камалиева Айгөл укучыларны сәламәт тормыш алып барырга, исәнлекләрен сакларга чакырды. Саулыкның матур гомер итү өчен мөһим шарт икәнлеге турында, зарарлы гадәтләрнең сәламәтлеккә зыян китерүен аңлатты, олыларның, әти-әниләренең киңәшләренә колак салырга өндәде. Балалар мавыктыргыч конкурс-уеннарда катнаштылар. “Начар гадәтләр”, “Сәламәт яшәү рәвеше турында җыр” дип аталган видеороликлар карадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International