Терлекчелек продукциясе җитештерү арта

2015 елның 14 октябре, чәршәмбе
Зәйдә республика программасы буенча ремонтланган фермалар һәм сөтчелек комплексларына җәйләүләрдән терлекләрне кайтару эше дәвам итә. Әлеге процессның уңай нәтиҗәләре дә бар инде. Мәсьәлән, “Нива” җаваплылыгы чикләнгән ширкәтендә артым тәүлегенә - 220, “Зәй шикәре” агрофирмасының “Сәвәләй” бүлекчәсендә 54 килограмм тәшкил итә. Гомумән, ремонтланган һәм модернизация үткәрелгән терлек биналарында продукция җитештерү темпларын арттыру өчен мөмкинлекләр һәм шартлар тудырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International