Зәйдә шикәр чөгендере барлык мәйданның 34 процентында алынды

2015 елның 21 сентябре, дүшәмбе
Зәй районында чөгендер алу тулы куәткә бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, чөгендер 2860 гектарда алынып, 117260 тонна татлы тамыр җыелды. Бу - барлык мәйданның 34 проценты. Уңыш гектарыннан уртача 410 центнер тәшкил итә. Басуда тәүлек дәвамында 11 “Ропа” комбайны эшли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International