“Ялчыгол” мәчете мөселманнарны Корбан гаетенә көтә

2015 елның 21 сентябре, дүшәмбе
24 сентябрь – Корбан гаете. Гает көнне Зәйдә иртәнге намазга азан иртәнге 3 сәгать 49 минутта әйтелә. Коръән укулар сәгать 5тә башланып, 6га кадәр дәвам итә. Аннан вәгазьләр, тәбрикләүләр булачак. Гает намазы сәгать 7дә укыла, дога кылына. Быел да, гадәт буенча, коймак белән чәй эчүләр оештырыла. Мөхтәсибәтнең барлык мәхәлләләрендә әлеге тәртип саклана.
Корбан бәйрәме уңаеннан зәйлеләрне район җитәкчесе Рәзиф Кәримов котлады. Ул барлык мөселман , дин кардәшләргә исәнлек-саулык, йортларыбызга бәрәкәт, гаиләләребезгә бәхет һәм тәүфик теләде. Ислам диненең иң күркәм традицияләрен саклап, әһәмиятле социаль проектларны һәм хәйрия проекларын гамәлгә ашыруда, яшь буынны тәрбияләүдә якыннан катнашып, районыбыз мөселманнары җәмгыятенең рухи яңарышы процессында киләчәктә дә актив роль уйнар дип ышанам – дип әйтелә котлауда.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International