Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Бер көн җәяү йөрибезме?
2015 елның 21 сентябре, дүшәмбе
22 сентябрьдә традицион “Автомобильсез бер көн” Бөтендөнья акциясе уза. Җәмәгатьчелек игътибарын автомобильнең тирә-юньгә тискәре тәэсиренә юнәлтү, азмы-күпме чыгымнарны киметү максатыннан оештырылган әлеге акциягә карата зәйлеләр фикере белән кызыксындык. Алар сезгә дә кызыклы булыр, шәт.
Роза Халикова:
-Әлеге акциягә Татарстан, шул исәптән районның кушылуы яхшы. Бер автомобильнең тәүлегенә атмосферага 5-6 килограмм пычрак матдә чыгаруын исәпкә алсак, автомобильсез бер көн дәвамында һавага никадәр зарарлы матдә чыкмый калачак дигән сүз. Ә бит ел саен транспорт саны артуга бара. Үсеп килүче яшь буын өчен кайгырам. “Автомобильсез бер көн” акциясен ешрак оештыру кирәк. Гомумән, әлеге акция җәмәгатьчелеккә тагын бер тапкыр автомобильләрнең тирә-як мохиткә тискәре йогынты ясавын һәм шәхси автомобильләрне куллануны минимальләштерү кирәклеген искә төшерә.
Александра Гаффанова:
- Зәй - кечкенә шәһәр, мин үземне белә-белгәннән бирле шәһәрдә җәяү йөрим һәм йөрергә тырышам. Хәрәкәттә – бәрәкәт. Сезгә дә миңа кушылырга тәкъдим итәм. Автомобильсез бер көн генә аз ул, аны 10 яки 15 көн итәр идем.
Рамис Юнысов:
-Мин шәһәрдән читтәге бистәдә яшим, эшкә көн дә үз машинам белән йөрим. Районда әлеге акция уздырыла башлаганнан бирле аңа теләп кушылам, эшкә җәяү йөрергә ара шактый ерак, шунлыктан ул көнне җәмәгать транспортында барам.
Маргарита Хуҗина:
- Мин күбрәк җәяүләп яки велосипедта йөрергә яратам. Авылга кайткач, урманга җиләккә, гөмбәгә велосипедта барырга тырышам. Табигать белән хозурланасың, саф һава сулыйсың, иң мөһиме - сәламәт буласың, аяк мускуллары ныгый. Әлеге акциягә килгәндә, аны кирәкле дип саныйм. Экологик һәм социаль яктан әһәмиятен аңлап, күпләр бу акциягә теләп кушылыр, шәхси автомобилен куеп, бер көн җәмәгать транспортында яки җәяүләп йөрер дип ышанам.
Фәрит Мусин:
- Бик кирәкле акция, мин аңа теләп кушылам һәм ул көнне эшкә җәяү киләм. Гомумән, район җитәкчелеге ел да аңа кушылып, шәхси үрнәк күрсәтә. Акция бер атна барса да, каршы түгелмен. Беренчедән, сулар һава чистара, икенчедән, җәяү йөрү сәламәтлек өчен файдалы. Барлык зәйлеләрне дә әлеге акциягә кушылырга чакырам.
"Зәй офыклары" газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Зәйдә Җиңү көненә багышланган җиңел атлетика эстафетасы узды
Бүген Зәйдә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасы узды.
Балалар бакчасында - «Эколог көне»
«Миләшкәй» балалар бакчасының уртанчылар төркемендә «Эколог көне» дип аталган ачык дәрес узды.
«Зәй-2» Яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Хәтер шәмнәре» кабызды
Бөек бәйрәм - Җиңү көне алдыннан зәйлеләрнең үсеп килүче буыны “Хәтер нуры” бөтенроссия акциясенә кушылды.
Зәйдә Җиңү байрагын күтәрделәр
Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Җиңү байрагын күтәрү тантанасы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз