Менә һәрбер катнашучының кулында маршрутны күрсәткән карта. Шул арада ял итү урыннарын да, фотога төшү һәм сөйләшеп алу элементларын да күңелгә салып куярга, истән чыгармаска.
2015 ел республикабызда парклар Елы дип игълан ителгәч, безнең маршрут та борынгы карт агачлар тирәсеннән башланып китте. 130 ел элек солдат зиратына утыртылган яшел агачлар тибрәлеп утыра. Ул Зәй елгасы ярында урнашкан.