Китап яратучыларга «Әдәби ишек алды”

2015 елның 14 августы, җомга
Әдәбият елы уңаеннан үткәрелгән бу чарада әлбәттә сүз китап турында барды. Китап — иң акыллы киңәшчеләрнең берсе, нәкъ менә китап кешелек тарихының барлыкка килүеннән башлап бүгенгесе үсешенә кадәр барлык казанышларны үзенә туплаган. Биредә сүз фәнни белемнәр һәм гамәли күнекмәләр турында гына бармый. Китап адәм затына хас барлык рухи кыйммәтләрнең җыелмасы булып тора һәм аларны җирдә яшәүче миллионлаган кешенең дә байлыгы итә.
Бәйрәмгә, китапханәгә еш йөрүче , шигърияткә гашыйк укучылар да чакырылган иде. Алар тамашачылар алдында үзләре иҗат иткән шигырьләрен укып үттеләр.
“Китап – минем тормыш юлдашым” дип аталган күргәзмә өлкән кешеләрдә дә балаларда да зур кызыксыну уятты, ә әдәби викторинада актив катнашучылар призларга ия булды.
Чара мәдәният хезмәткәрләре башкаруындагы концерт номерлары белән үрелеп барды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International