Бәйрәм спорт уеннары белән үтте

2015 елның 13 июле, дүшәмбе
Аркан тартышуда Сармашбаш командасына тиңнәр булмады. Быел милли көрәш өч үлчәү категориясендә һәм яшьләр арасында үтте. Яшьләрдән Рөстәм Сәлахов, 65 килограммга кадәр үлчәүдә Илнар Хәйруллин, 85 килограммда Руслан Хәмидуллин, 85 килограммнан югарыда Радик Сәлахов беренче булдылар. Радик быел да “Питрау-2015” абсолют батыры булып калды. Ул Чаллыдан килгән спорт мастеры, дөнья чемпионы булган егет Ринат Әхмәтшинны җиңде. Асыл егеткә бүләк белән бергә милли орнаментлар белән чигелгән озын Питрау сөлге тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International