Зәйдә Питрау

2015 елның 13 июле, дүшәмбе
Питрауда ерак авылларда яшәүче туганнар бер-берләренә кунакка йөрешәләр. Бу төнне яшьләр болында, кырда яки урман аланында күңел ачып үткәрә, төрле җырлы-биюле уеннар оештыра.
Зәй районының Кашкатау итәгендә оештырылучы Питрау бәйрәме менә шул традицияләрнең барысын да үз эченә сыйдырган. Быел бу бәйрәм шулай зурлап районыбызда уналтынчы ел уздырыла. Бәйрәмгә бик күп мәртәбәле кунаклар, фольклор ансамбльләр чакырылган. Бәйрәм программасына төрле кызыклы уеннар, фольклор ансамбльләре, керәшен һәм эстрада җыруларын башкаручы популяр җырчылар чыгышлары, конкурслар, спорт ярышлары кертелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International