Зәйдә яңа асфальт заводы ачылды

2015 елның 11 июле, шимбә
Элекке завод сәгатенә 30 тонна чимал җитештерсә, яңасы исә аннан дүрт мәртәбә артык бетон эшләп чыгаруга сәләтле. Завод предприятиенең асфальт-бетонга булган ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерәчәк.
Кичә әлеге заводны ачу тантанасы булды. Анда ачуда район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов, “Татнефтедор” автомобиль юллары идарәсе директоры Рөстәм Гарифуллин, идарәнең Зәй филиалы директоры Ислам Әмирханов катнашты һәм чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International