Авыл хуҗалыгында җаваплы чор

2015 елның 23 июне, сишәмбе
Уҗымнарны пестицид, гербицид, биофунгицид белән эшкәртү дәвам итә.
Мөгезле эре терлекләр җәйге лагерьларга урнаштырылган.
2015 нче елның 5-11 июеннәрендә район хуҗалыкларында 519 тонна сөт савып алынган булса,12-18 июенгә кадәр вакыт эчендә 524 тонна сөт җитештерелгән. Бу исә бер атнага 5 тонна артым, яисә1% үсешне күрсәтә.Сөт җитештерү буенча Бура-Киртә авылы сөт комплексы(бер сыердан 23,7 кг.сөт), Сәвәләй һәм Төги авыллары сөт саву фермалары ( бер сыердан 19,9 һәм 19 кг. сөт) савып алда бара. Барлык терлекчелек фермаларында капиталь төзекләндерү эшләре дәвам итә. Шулай ук тирә-юнь мәйданчыклар чүп-чардан чистартыла һәм анда график буенча дизенфекция эшләре башкарыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International