"Азаль" белән "Мирас" Президент стипендиатлары булды

2015 елның 8 июне, дүшәмбе
Рөстәм Миңнеханов республиканың яшь талантларын күтәрүгә, аларга даими үсештә булуга шартлар тудыруга зур игътибар бирә. Ел саен күп кенә яшь талантларны ачуга, балаларны бергә туплап, алар арасында үзара иҗади ярыш мәйданчыгы оештыруга мөмкинлекләр тудыручы “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең Татарстан Президенты патронажында оештырылуы да шул хакта сөйли. Әлеге фестиваль быел 15 еллык юбилеен билгеләп үтте. Шушы вакыт эчендә ул шәһәр яшьләр чарасыннан Россия киңлегендәге мөһим мәдәни күренешкә, республикада гына түгел Россия төбәкләре, шул исәптән Кырымдагы яшь талантларның үз-үзләрен сынап карау өчен көтеп алынган вакыйгага әверелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International