Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Уңышка өмет зур
2015 елның 5 июне, җомга
-Районда кыр эшләре төгәлләнде. Язгы чәчү оптималь срокларда сыйфатлы итеп, барлык агротехник чаралар таләпләрен үтәп башкарылды. 2015 ел уңышы өчен 13870 гектарда көзге культуралар чәчелгән иде. Бүгенге көнгә аларның торышы әйбәт. Язгы чәчүдә 53 чәчү агрегаты, 7 чәчү комплексы, 35 чөгендер чәчкеч, 156 тырмалау агрегаты, 338 трактор катнашты. Сабан ашлыгы 51 мең гектарда чәчелде, шуның 11900 гектары – бодай, 12600 гектары – арпа. Быел беренче мәртәбә 1000 гектарда яңа культура – люпин чәчелде. Районның төп культурасы шикәр чөгендере 8400 гектар мәйдан били. Азык культуралары 18726 гектар мәйданны тәшкил итә. Бу көннәрдә махсус комиссия чәчүлекләрне карап, тикшереп чыкты. Башкарылган эш куандыра.
Кыр эшләре чорында агрофирмаларга һәм “Нива” ҖЧШенә шикәр заводы базасында оешкан “Түбән Кама” агрофирмасы зур ярдәм күрсәтте. Бу агрофирманың ярдәме аеруча шикәр чөгендере, кукуруз чәчүдә зур булды. Авыл хезмәтчәннәренә чәчү вакытында ярдәм күрсәткән политехник колледж, ГРЭС, “Инвестстройсервис” ҖЧШ, башкарма комитетның спорт идарәсе җитәкчеләренә, тырыш хезмәт куйган механизаторларга зур рәхмәт.
Ашлаган җир генә аш бирә. Быел район буенча чәчүлекләргә барлыгы 11 мең тоннадан артык минераль ашламалар кертелде. Бу – бер гектар чәчүлек мәйданына 76 килограмм тәэсир итү матдәсе.
Язгы культуралар чәчелгән мәйданнардагы тигез шытымнарны күреп күңел сөенә. Бүгенге көндә чәчүлекләрне корткычларга һәм чүп үләннәренә каршы эшкәртү дәвам итә.
Әлбәттә, чәчү кампаниясендә катнашкан төп геройлар – җитәкчеләр, белгечләр, механизаторлар. Алар барысы да тырыш хезмәт үрнәкләре күрсәтте. Агрофирмалар, аларның бүлекчәләре арасында без быел да эшне иң яхшы, сыйфатлы итеп башкарганнарны ачыкладык. “Восток” агрофирмасының “Александровский” бүлекчәсе (җитәкчесе Валерий Кочетов) I урынга лаек дип табылды. “Зәй” агрофирмасының “Шепкә-Нур” бүлекчәсе (Гамир Гайнетдинов) - II, “Зәй шикәре” агрофирмасының “Родина” (Фәргать Камалиев) бүлекчәсе III урында.
“Кыр батыры” исеменә лаек булырдай механизаторлар да билгеле. Алар – Хәниф Мирзаханов (“Зәй” агрофирмасы), Дмитрий Зайцев (“Восток”) һәм Сабирҗан Рәхимов (“Зәй шикәре”). “Кыр батыры-2015” исеменә лаеклысы район Сабантуенда игълан ителәчәк.
"Зәй офыклары" редакциясе
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Зәйдә Җиңү көненә багышланган җиңел атлетика эстафетасы узды
Бүген Зәйдә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасы узды.
Балалар бакчасында - «Эколог көне»
«Миләшкәй» балалар бакчасының уртанчылар төркемендә «Эколог көне» дип аталган ачык дәрес узды.
«Зәй-2» Яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Хәтер шәмнәре» кабызды
Бөек бәйрәм - Җиңү көне алдыннан зәйлеләрнең үсеп килүче буыны “Хәтер нуры” бөтенроссия акциясенә кушылды.
Зәйдә Җиңү байрагын күтәрделәр
Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Җиңү байрагын күтәрү тантанасы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз