Ветераннар белән очрашу

2015 елның 8 мае, җомга
Поликарп Иванович 1925 елда Алексеевка авылында туган. Сугышка ул 1943 елда инде азат ителгән Мәскәү янындагы частьта хәрби әзерлекләр үткән, аннан аны. 1944 елда яраланган һәм госпитальгә эләккән. Җиңүне ул Прибалтикада каршы алган. 1951 елдан Камчаткада хезмәт итә аннан туган якларына кайтып укытучы булып эшли.
Габдулла ага 1924 елда Яңа Нәлем авылында туа. Бик яшли сугышка китә. Казаннан Сталинградка барганда әтисен очрата. Алар бер вагонда баралар. Күп нәрсә турында сөйләшәләр, киләчәккә планнар коралар. Ләкин сугыш сугыш инде. Әтисе һәм абыйсы әйләнеп кайталмый, сугыш кырында ятып калалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International