Район җитәкчесе имамнар белән очрашты

2015 елның 17 апреле, җомга
Ул, Зәйнең бүгенге көндәге социаль-икътисади хәле, шәһәр һәм авыл хуҗалыгы торышы, республика, муниципаль программалар үтәлеше белән таныштырды. Шунысы игътибарга лаек, “Нур” мәчете янәшәсендә дин галиме, язучы Таҗетдин Ялчыгол исемендәге парк булачак. Разиф Кәримов бу турыда ассызыклап сөйләде.
-Без сезнең белән иңгә-иң торып, бер юнәлештә эшләргә тиеш,- диде ул имамнарга мөрәҗәгать итеп.
Җәмгыятьтә диннең роле, һичшиксез, зур, тик ул традицион юнәлештә алып барылырга тиеш. Төрле дини агымнарга бездә урын юк, диелде очрашуда. Разиф Кәримовка имамнарның сораулары, үтенеч-гозерләре күп булды. Ул аларны игътибар белән тыңлап, хәл итү юлларын билгеләде. Алар – җәйге мөселман балалары ял лагерын оештыру, Иске Зәй бистәсе мәчете манарасын төзү, “Нур” мәчете тәрәзәләрен алыштыру, “Хәләл” кибете булдыру һ.блар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International