Сәвәләй мәктәбе укучылары машина-трактор паркында

2015 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе
Алар “Сәвәләй” бүлекчәсе җитәкчесе Николай Рогожниковның язгы чәчүгә әзерлек турында сөйләүен кызыксыну белән тыңладылар. Бүлекчә механизаторы Валерий Бутяев балаларны үзенең профессиясе турында сөйләде. Балалар авыл хуҗалыгы профессиясе турында бик күп мәглүмат тупладылар. Күп кенә малайлар хәзерге заман техникасында эшләргә теләүләрен белдерделәр.
Әлбәттә укучылар алдан авыл хуҗалыгы турында рәсемнәрдән генә белә иде, ә хәзер алар үз күзләре белән күреп ишетеп барысында истә калдырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International