90 сыер савучыга премия

2015 елның 15 апреле, чәршәмбе
Эре мөгезле терлек саны февраль ае белән чагыштырганда шушы дәрәҗәдә калды – 18441 баш, шул исәптә 5385 башы савым сыеры. Март аендагы тулаем савым 2093 тонна тәшкил итте. Бу күрсәткеч февраль белән чагыштырганда 24% артык. 1 кварталда 4911 тонна сөт тапшырылган, шуның 98 % - югары һәм беренче сорт белән. Сөтнең уртача бәясе ел башыннан 23 сум тәшкил иткән. Март аенда 1897 тонна сөт тапшырылган.
Артым ел башыннан 584 тонна тәшкил иткән, үткән ел белән чагыштырганда 1% ка артык. 3 ай эчендә 1902 бозау алынган, шул исәптән 705 башы март аена туры килә.
Көн кадагында – савым күләмен арттыру һәм бозауларны саклап калу тора. Мартның икенче яртысы күрсәткечләре буенча 90 сыер савучы төрле күләмдә премияләргә лаек булдылар. Премиянең күләме 101 мең сум тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International