«Шәһәр балалар саклауы астында” региональ бәйгесе

2015 елның 26 марты, пәнҗешәмбе
Ни генә әйтсәк тә бәйгедәге сораулар Татарстанда үтүче Парк һәм скверлар Елына багышланган иде.Бәйге 6 номинациядә үткәрелеп туган як матурлыгына, аның искиткеч матур табигатенә багышланган иде.
Бу юлы бәйгедә 8 районнан 117 катнашучы көч сынашты. Ни гаҗәп быел катнашучылар арасында авылдан бик күп укучылар җыелган иде.Алар плакатлар, фотоколлажлар һәм рәсемнәр өстендә эшләделәр. Олылар – “Чүп-чарны күмү”, ә яшрәкләр-“Кошлар ашханәсе” темасын тулысы белән ачтылар.
Төрле номинациядә җиңүчеләр исемлеге:
-“Рәсем-плакат” – Виктория Гильманова (Зәй), Спиридонова Дарья (Зәй), Юлия Шипкова, Яна Ардина, Николь Святкина, Юлия Козлова (Зәй);
- “Экологик эссе” – Аделина Асылгәрәева(Зәй), Резидә Шәйгарданова(Сармашбаш);
- “Компьютер рәсеме” – Снежана Шатунова (Зәй);
- “Фотоплакат” – Әлинә Мингазова (Яр Чаллы), Елена Анисимова (Түбән Биш);
- “Интерактив плакат презентациясе” – Юлиана Козенбаева (Зәй)
- Экологик видеоролик” – “Юннатик” экологик берләшмә (Әлмәт)


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International