Олимпия чемпионы Федор Симашев кызы зәйлеләргә Рәхмәт хаты юллады

2015 елның 25 марты, чәршәмбе
. Әлеге уңайдан Зәйдә, аның туган авылы Югары Багражда спортчыга багышлап тантаналы чаралар, чаңгы ярышлары үтте. Бу чараларда аның кызы Юлия Симашева да мөхтәрәм кунак буларак катнашты. Әтисенә карата туган җирендә күрсәтелгән хөрмәттән канәгать калган Юлия Федоровна бу көннәрдә район хакимияте исеменә Мәскәүдән Рәхмәт хаты юллады. Анда туган авылы мәктәбе музеенда Федор Симашевка багышлап ачылган музей хакында да, физкультура, спорт һәм туризм идарәсе тарафыннан спортчыга атап еш кына уздырылучы чаңгы ярышлары, шулар аша яшь буында якташы белән горурлык хисе тәрбияләү турында да җылы сүзләр әйтелгән. Юлия Симашева киләчәктә Зәйдә әтисе исеме белән аталучы зур, заманча спорт объекты ачылуын түземсезлек белән көтүен белдерә, бу эшнең уңышлы башкарылачагына шикләнми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International