Бүген «Энергетик» мәдәният сарае каршындагы мәйданда "Һәрвакыт бергә! дип аталган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган концерт программасы узды. Бу бәйрәм Россиядә 8 июльдә – элек-электән гаилә сакчылары буларак хөрмәт ителгән православие изгеләре Петр һәм Феврония Муромскийларны искә алу көнендә билгеләп үтелә.
Котлаулар белән Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Сергей Максимов мөрәҗәгать итте.
Тантананың төп вакыйгасы-озын гомер юлларын кулга-кул тотынып үткән парларны бүләкләү булды. Беренчеләрдән булып «бриллиант» юбилярларны, 60 ел бергә яшәгән ирле-хатынлы парны бүләкләделәр. Аннары сәхнәгә җиде пар "алтын" юбилярлар чакырылды. Бүләкләү тантанасы 45 ел бергә яшәгән «зәңгәрсу юбилярларны» хөрмәтләү белән дәвам итте.
Тантаналы бүләкләү тантанасыннан соң гаиләләр бергәләп күңел ачтылар. Бәйрәм кичәсен сәләтле Зәй артистларының матур иҗат номерлары тагын да бизәде.