9 июльдә Зәй туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре җирле яшьләр сәясәте учреждениесендә вакытлыча эшкә урнашкан яшүсмерләр өчен танып-белү экскурсиясе оештырды. Чара яшь буынны туган якның тарихи һәм мәдәни мирасы белән таныштыруга юнәлдерелгән иде.
Экскурсия барышында балалар музейның уникаль экспонатлары белән, шәһәр һәм район тарихыннан кызыклы фактлар белән таныштылар һәм дөньяга карашларын киңәйтә алдылар. Музей хезмәткәрләре белән бергә музей-тыюлык зонасында булдылар, мәктәп тавы буйлап җәяүле сәяхәт ясадылар.
Мондый чаралар яшьләрнең һөнәри үсешенә генә түгел, мәдәни үсешенә дә ярдәм итә, туган як тарихына кызыксыну уятырга һәм үсеп килүче буынның патриотик аңын формалаштырырга да ярдәм итә.
Зәй туган якны өйрәнү музее яшьләр белән актив эшләвен дәвам итә, төрле танып белү программаларын оештыра, алар яшьләргә үз шәһәрләренең һәм төбәкләренең тарихын яхшырак белергә ярдәм итә.