Яшь белгечләрнең иҗади потенциалын ачу максатында, хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә торган, «Безнең вакыт – безнең заман» XIV еллык ачык республика телевизион иҗат фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә.
Фестивальдә катнашучыларга таләпләр һәм аны оештыру турында башка нигезләмәләр, «Татарстан Республикасында эшләүче яшьләрнең ел саен үткәрелә торган «Безнең вакыт - безнең заман» ачык республика телевизион иҗат фестивален үткәрү турындагы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 09.06.2016 № 386 карары белән билгеләнгән.
Фестивальнең зона турлары, финалы һәм гала-концерты октябрь-ноябрь айларында Яр Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзән һәм Казан шәһәрләрендә узачак. Фестивальдә катнашу өчен 2026 елның 2 октябренә кадәр фестиваль сайтында гариза бирергә кирәк. www.bzzm.ru (катнашучыларны теркәү). Фестиваль турында барлык кирәкле мәгълүмат Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтында https://mpt.tatarstan.ru/ezhegodniy-otkritiy-respublikanskiy-televizionniy.htm һәм фестиваль сайтында - www.bzzm.ru урнаштырылган.