Район башлыгының Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлавы

2026 елның 8 июле, чәршәмбе

Хөрмәтле зәйлеләр! Сезне чын күңелдән Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлыйм!

 Гаилә-тормышта төп таяныч, җылылык һәм илһам чыганагы.

"Татарстанда мәхәббәткә һәм үзара аңлашуга нигезләнгән ныклы гаилә бәйләнешләре традицияләрен кадерләп саклыйлар". Нык гаилә, мәхәббәт, һичшиксез тугрылык – бу теләсә кайсы кеше тормышында иң кадерлесе. Гаилә тәрбиясе әлифбасы нәкъ менә шушы төшенчәләрдән башлана да инде. Гаиләдә буыннан-буынга тапшырыла торган тормыш тәҗрибәсе, гаилә бәйләнешләренең ныклыгының төп нигезе булып тора.

Бу бәйрәм уңаеннан һәр кемгә үзара аңлашу, кайгыртучанлык, мәхәббәт, имин тормыш, бәхет һәм гаилә гореф-гадәтләре һәм кыйммәтләренең тагын да ныгуын телим. Туганнарыгыз һәм якыннарыгыз белән үткәргән һәр мизгелнең кадерен белегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International