Бүген «Энергетик» мәдәният сараенда ел саен үткәрелә торган «Питрау чибәре-2026» район конкурсы узды, бу инде 26 нчысы! Оештыручы - «район мәдәният йорты».
Мактаулы исем өчен ун катнашучы көрәште: Мингалиева Камилла, Миңнуллина Сәмирә, Шушарина Елена, Яббарова Гөлнара, Ягафарова Лиана, Брагазина Виктория, Осипова Валерия, Мозаффарова Резидә, Хәйруллина Азалия, Кузьмина Алевтина, алар үзләренең талантларын, иҗади номерларын һәм милли гореф-гадәтләрне белүләрен күрсәттеләр.
Район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендәге компетентлы жюри һәр финалистканы төрле номинацияләрдә бәяләде. Кызлар 4 сынау үттеләр:үзләре турында визитка,иҗат номеры, керәшен ашлары презентациясе, милли киемнәрдәге дефиле күрсәттеләр.
«Питрау чибәре-2026» титулы иясенең исеме, 12 июльдә Баграж авыл җирлегенең Кашка Тау итәгендә узачак керәшен культурасының төп бәйрәме «Питрау» да билгеле булачак.
Бәйге азагында Разиф Гали улы барлык катнашучыларга да җиңү теләде һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырды.