Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт «сәламәтлек диктанты» бөтенроссия проектын эшләтеп җибәрү турында игълан итә. Бу инициатива «илнең санитар калканы – сәламәтлек өчен куркынычсызлык» федераль проектының «Санпросвет»коммуникацион стратегиясенә керә.
Проект халыкның авыруларны профилактикалау турында хәбәрдарлыгын арттыруга һәм сәламәтлекне саклау өчен төп күнекмәләрне формалаштыруга юнәлдерелгән. «Сәламәтлек диктанты» нда 7 яшьтән башлап барлык теләүчеләр катнаша ала. "Сәламәтлек диктанты" үз белемнәреңне тикшереп кенә калмыйча, сәламәт гадәтләр булдырырга һәм тормыш сыйфатын яхшыртырга ярдәм итәчәк файдалы мәгълүматны да белергә мөмкинлек бирә.
Программа өч этаптан тора, аларның һәрберсе сәламәт яшәү рәвешенең мөһим аспектларына багышлана.
Беренче этап - «Сәламәт елмаю һәм Чиста куллар» - 2026 елның 13-24 апрелендә узачак. Катнашучылар шәхси гигиена кагыйдәләре турындагы белемнәрен, кулларны һәм авыз куышлыгын да кертеп, тикшерәчәкләр.
Икенче этап - " Хәрәкәт-тормыш. Дөрес тукланабыз" - 4-22 майга планлаштырылган. Ул физик активлык һәм баланслы туклану принципларына багышланачак.
Өченче этап - «Гаджетларны рациональ кулланабыз» - 2026 елның сентябрендә узачак һәм цифрлы җайланмаларны куркынычсыз һәм дөрес куллану темасына игътибарны юнәлтәчәк.
Төгәлерәк:акциянең рәсми порталында: https://диктант-санпросвет.рф/