Район башлыгы Р.Г. Кәримовның Яңа - 2026 ел белән котлавы

2025 елның 30 декабре, сишәмбе

Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәр-районыбыз кунаклары! Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа - 2026 ел белән котлыйм!

   Берничә көннән XXI гасырның беренче чиреген тәмамлаучы 2025 ел тарихка кереп калачак. Зәй муниципаль районында да агымдагы ел, республикада һәм илдәге кебек, җиңел булмады, әмма тарихи әһәмияткә ия, масштаблы вакыйгаларга бай булды. Без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үттек, ел буе алга куйган зур максатларга ирештек, бергә булганга күрә сынауларны уңышлы уза алдык.

    Бүген Ватаныбыз азатлыгы сагында торучы хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә зур рәхмәт белдерәм. Якыннарыгызның кайтуын түземсезлек белән көтеп, аңлап, рухи яктан ярдәм итеп торуыгыз өчен рәхмәт сезгә. Бу - безнең уртак теләгебез һәм омтылышыбыз, безгә һәр Зәй кешесе кадерле, аларны район, туган коллективлары көтә.

     Яңа елны олысы да, кечесе дә якты өметләр белән көтә, ул буыннарны берләштерә, күңелләребезне җылы хисләр белән баета, үзе белән тылсым һәм серлелек алып килә. Буыннарны берләштереп, 2026 елны без Ватанпәрвәрлек һәм бердәмлек елы дип игълан иттек. Ул Җиңү елы булсын һәм һәркемгә оптимизм һәм рухи ныклык бирсен. Хәрби хезмәткәрләрнең балалары, хатыннары, әниләренең иң изге теләкләре тормышка ашсын – бу гаиләләр аерым билгеләп үткән соңгы бәйрәм булсын. Сезгә нык сәламәтлек, рухи сабырлык һәм иртәгәге көнгә ышаныч телим!

     Яңа - 2026 ел белән, кадерле зәйлеләр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International