Бүген хакимиятнең кече залында район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Уразайкин Петр Сергеевич рәислегендә милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Координацион Совет утырышы узды. Көн тәртибенә 4 мәсьәлә кертелде: 6 нчы урта мәктәпнең балаларда һәм яшьләрдә патриотизм, гражданлык җаваплылыгы һәм Ватан өчен горурлык хисе булдыру эше турында; Югары Мәлем авыл җирлегенең һәм җирле дини оешмаларның үсеп килүче буынны тәрбияләү һәм җирлек территориясендә конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны саклау буенча эше турында; районда милләтара һәм конфессияара вәзгыятьнең тотрыклылыгын саклау буенча православие оешмалары эшчәнлеге турында; милли мәдәниятне һәм милли тәрбияне камилләштерү буенча район мәдәният йорты эше турында чыгышлар тыңланды.
Көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләр буенча 6 нчы мәктәп директоры Ләйсән Камалиева, Югары Мәлем авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Батькова, Зәй округы благочинные Вячеслав Федоров, район мәдәният йорты директоры Гүзәлия Гатина чыгыш ясадылар. Йомгак ясап, Координацион Совет рәисе урынбасары Петр Уразайкин утырышта күтәрелгән темаларның мөһимлеген, районда милләтара өлкәдәге вәзгыятьнең тотрыклылыгын билгеләп үтте һәм Совет эшен уңай бәяләде. Шулай ук Петр Сергеевич Совет әгъзаларына һәм утырышта катнашучыларга уртак нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм якынлашып килүче Яңа - 2026 ел белән котлады.