Район башлыгы Разиф Кәримов Әниләр көне белән котлый

2025 елның 28 ноябре, җомга

Кадерле әниләребез! Сезне чын күңелдән иң җылы һәм күркәм бәйрәмнәребезнең берсе – Әниләр көне белән котлыйм!

Бу матур бәйрәмне без акыл һәм рухи юмартлык символы - хатын-кыз-анага тирән хөрмәт белдерү билгесе буларак билгеләп үтәбез. Бу бәйрәм балалар үстерүче, тәрбияләүче, алар тормышта үз юлларын тапсын өчен күп көч һәм сабырлык күрсәтүче барлык әниләргә багышлана Нәкъ менә әни кеше – гомере буе баласының саклаучы-яклаучы фәрештәсе, терәге, тормышка юнәлеш бирүчесе, чын күңелдән уңышларына сөенүчесе һәм авырлыкларны җиңәргә ярдәм итүчесе. Әниләр ярдәме белән кеше теләсә нинди авырлыкларны җиңә, иң катлаулы шартларда да нык тора ала. Еллар узган саен без газиз кешебезнең һәр адымыбыз өчен күпме кайгы һәм борчулар кичергәнен тагын да ныграк аңлыйбыз.  

 Шунысы куанычлы, илебез, республикабыз, районыбыз социаль сәясәтенең төп кайгырту кыйммәте дә хатын-кыз - ана була бара. Әни булуның абруен күтәрүгә, балалы гаиләләрне социаль, матди яктан кайгыртуга, гаилә традицияләрен саклауга зур игътибар бирелә.

Яшь әниләргә, тәрбиягә бала алып үстерүче, күп бала тәрбияләүче аналарга зур рәхмәт белдерәсем килә. Ана буларак хезмәтегез чын мәгънәсендә соклану һәм хөрмәт тудыра. Бәйрәм көндә сезнең өчен бары изге, матур теләкләр генә яңгырасын, балаларыгыз сезне уңышлары белән сөендерсен, кайгыртучанлык күрсәтсен.

Бәйрәм уңаеннан зәйлеләргә мөрәҗәгать итеп, бу көнне сезнең иң беренче һәм кичектергесез эшегез – әниләрне котлау булырга тиешлеген искәртәм. Аларга үзегезнең кайгыртучанлыгыгызны, рәхмәтле булуыгызны җиткерегез.

Кадерле әниләр һәм әбиләр, сезгә сәламәтлек, иминлек, гаилә учагы җылысы, чиксез мәхәббәт, хатын-кыз бәхете телим. Һәр әнинең күңеле шат, кәефе күтәренке булсын.

Бәйрәм белән!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International