Бүген хакимият бинасының кече залында район башлыгы Р.Г. Кәримов рәислегендә районның Икътисади советы утырышы узды.
2025 елның 10 аенда «Сәламәтлек комбинаты» ҖЧҖ эшчәнлегенең төп йомгаклары һәм 2026 елга перспектив үсеш планнары» нотыгы белән «Сәламәтлек комбинаты» ҖЧҖ директоры Ләйсән Рәфис кызы Кожевникова чыгыш ясады.
«Сәламәтлек комбинаты» ҖЧҖ эшчәнлегенең төп төре булып мунча-кер юу хезмәтләре күрсәтү тора. Предприятие штат режимында эшли. 2025 елның 10 аенда мунчаның гомуми бүлегенә 9645 кеше килгән. Шулай ук халыкка сауна, ял зонасы, душ, бассейн хезмәтләре белән индивидуаль ял номерлары бирелә. «Сәламәтлек комбинаты» ҖЧҖ эшчәнлегенең тагын бер төре-халыкка һәм предприятиеләргә кер юу хезмәте күрсәтү.