Бүген Казанда «Агрокөчләр»холдингының авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды.
Галиәсгар Камал исемендәге театрның яңа бинасында узган чарада район башлыгы Р.Г. Кәримов катнашты. Разиф Гали улы җыелганнарны 2025 елгы уңыш бәйрәме белән котлады, барысына да нык сәламәтлек, эшләрендә уңышлар, уңай һава шартлары һәм тыныч күк йөзе теләде. Ул холдингның директорлар советы рәисе Илшат Шәех улы Фәрдиевка Рәхмәт хатын тапшырды. Зәй муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән «Зәй шикәре» АҖнең чимал сыйфатын билгеләү лабораториясе мөдире Мария Васильевна Шәрипова, Зәй муниципаль районы башлыгының Рәхмәте белән заводның ремонт – механика хезмәтенең төп производство мастеры Сергей Дмитриевич Иванов бүләкләнде.