Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Татарстан Республикасында 6 меңнән артык ата-ана балигъ булмаган балаларны һәм студентларны тәрбияләү өчен пенсиягә өстәмә акча ала
2025 елның 5 ноябре, чәршәмбе
Иждивениедә балигъ булмаган яшьтәге яки мәгариф оешмаларында көндезге формада белем алучы балалары булган пенсионерлар иминият пенсиясенә теркәлгән арттырылган түләү алуга хокуклы. Татарстан Республикасында мондый өстәмә түләүне инде 6 543 кеше ала. Әлеге төр түләү уку фактына бәйсез рәвештә бала унсигез яшькә җиткәнче бирелә. Бала укуын уку йортының көндезге бүлегендә дәвам иткән очракта өстәмә түләү егерме өч яшькә кадәр саклана. Студент читтән торып, дистанцион яки кичке формада укуга күчкән очракта түләү туктатыла. 2025 елда өстәмә күләме бер балага- 2 969,23 сум, ике бала өчен -5 938,47 сум, өч бала булган очракта -8 907,70 сум тәшкил итә. Арттырылган түләү пенсионерның эшләү фактына бәйсез рәвештә билгеләнә. Аерма шунда: эшләүче пенсионерлар өчен индексация исәпкә алынмый. Унсигез яшьтән өлкәнрәк студентлар өчен өстәмә түләүне рәсмиләштергәндә, уку йортыннан, уку башлану һәм тәмамлану датасын күрсәтеп, укуның көндезге формада үтүе турында белешмә, шулай ук баланың иждивениедә булуын раслаучы документларны бирергә кирәк. Бу торак, продуктлар, кием-салым өчен түләү турындагы квитанцияләр яки чеклар, яки укыган өчен түләү турында килешү булырга мөмкин. Әгәр студент рәсми рәвештә эшли һәм керем ала икән, ул иждивенец булып саналмый. Бу очракта пенсионерның өстәмә түләү алу хокукы юкка чыга. «Пенсияләрне яңадан исәпләү пенсионер барлык кирәкле документларны тапшырып, гариза белән мөрәҗәгать иткән айдан соң килгән айның беренче числосыннан гамәлгә ашырыла. Бала 2024 елның 1 гыйнварыннан соң туган очракта, өстәмә түләү пенсионер мөрәҗәгатеннән башка проактив режимда башкарыла”, - дип мәсьәләгә ачыклык кертте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Арттырылган түләү билгеләү турындагы гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша, Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең клиент хезмәтендә яисә күпфункцияле үзәктә (КФҮ) тапшырырга мөмкин. Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге күрсәтелгән социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм хезмәт күрсәтүләр турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники и Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була. Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар - 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
апрель, 2026 ел
Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре яңа сезонга әзерләнә
2026 елның 2 апрелендә Зәй районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Петр Уразайкин, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев, ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәт Татарстан Республикасындагы филиалы директоры Татьяна Менликиева, Россельхознадзорның ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча Федераль хезмәте башлыгы Идрис Гатин, Роспотребнадзор идарәсенең Түбән Кама районындагы һәм Зәй районындагы территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Ринат Насыйбуллин, Татарстан Республикасы Россельхозцентр филиалы җитәкчесе урынбасары Рәфис Хәбибуллин, район ветеринария берләшмәсе башлыгы Фоат Исламов, «Агрокөч» АҖ белгечләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары, крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыклары, умартачылар катнашында Россельхознадзорның күчмә җыелышы үткәрелде.
Апрель ае башланды: карны таратырга вакыт җитте
Бүген «Төги төп гомуми белем бирү мәктәбе» территориясендә кар ату эшләре башкарылды.
«Актив озын гомер-өлкән буын өстенлеге» фәнни-гамәли конференциясе узды
31 март көнне Казан шәһәренең Милли китапханәсендә "Актив озын гомер-өлкән буын өстенлеге» дигән масштаблы фәнни-гамәли конференция узды.
1
апрель, 2026 ел
Ун яшүсмер Яшьләр үзәгендә лазертагта ярышты
1 апрельдә - мәктәп каникуллары чорында “Зәй-2” яшьләр үзәге базасында лазертаг-сугыш - мавыктыргыч спорт чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз