Зәйдә хәрби хезмәткәр Р. И. Бормотинны соңгы юлга озаттылар

2025 елның 5 ноябре, чәршәмбе

Бүген Зәй районы халкы махсус хәрби операциядә катнашкан, сугышчан бурычны үтәгәндә һәлак булган старшина Бормотин Руслан Иванович белән саубуллашты. Матәм чарасы район мәдәният йортында узды. Руслан Ивановичның әтисенә, тормыш иптәшенә, балаларына, туганнарына һәм якыннарына, барлык зәйлеләргә кайгы уртаклашу сүзләре белән район башлыгы урынбасары П.С. Уразайкин мөрәҗәгать итте.

      "Бүген без тагын бер каһарманыбызны, гвардия старшинасы Руслан Иванович Бормотинны соңгы юлга озатабыз. Ул беренче чакыру буенча ук хәрби бурычын үтәргә киткән, туган илебез чикләрен саклауга бәһасез өлеш керткән. Без районыбызның лаеклы улын югалттык һәм үзебез дә күптән көтелгән нацизмны Җиңү көнен якынайтучы көрәшчеләр истәлегенә лаеклы булырга тиешбез. Татарстан Республикасы Рәисе, район башлыгы исеменнән, шәхсән үзем һәм барлык зәйлеләр исеменнән авыр югалту белән бәйле рәвештә кайгыгызны уртаклашам. Якын кешеңне югалтуның авыртуын сүз белән генә аңлатып булмый. Бүген без барыбыз да сезнең белән бергә кайгырабыз. Руслан Иванович зәйлеләр күңелендә чын патриотизм һәм батырлык үрнәге булып яшәр. Сугышчы тыныч кына ял итсен", - диде Петр Сергеевич.

    Шулай ук җыелганнарга кайгы уртаклашу сүзләре белән республика Хөкүмәте исеменнән район кураторы И. Н.Гущин, Россия Федерациясе Оборона министрлыгы, Татарстан Республикасы хәрби комиссариаты, хәрби часть командованиесе исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән Зәй шәһәре һәм Зәй районы хәрби комиссариатының өлкән белгеч - эксперты Георгий Борисов мөрәҗәгать итте.

     Руслан Ивановичны соңгы юлга  бөтен хәрби хөрмәт белән озаттылар. Якташыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар, чәчәкләр салдылар. Хәрби хезмәткәрне Зәй-2 микрорайоны зиратында җирләделәр. Махсус хәрби операциядә катнашучы герой истәлеге зәйлеләрнең йөрәкләрендә мәңге яшәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International