30 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр Казанда 2012-2014 елгы егетләр һәм кызлар арасында Татарстан Республикасы беренчелеге булып узды. “Зәй” спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре 33 кг га кадәр авырлыкта Власевнина Карина (тренеры Хәйруллин И.Г.) ТРның көмеш бүләгенә, 42 кг кадәр авырлык категориясендә Хафизов Данил (тренеры Хәйруллин И.Г.) ТР ның бронза бүләгенә, 62 кг га кадәр үлчәмдә Якупов Әдел (тренеры Хәйруллин И.Г.) бронза бүләгенә ия булдылар. 40 кг кадәр авырлыкта. Горошко Есения җиңүче булды, 37 кг га кадәр авырлык категориясендә Әгъләмова Айзә көмеш призёр булды (тренерлары Салихов Р.Р.). Феоктистова Надежда бронза медаль алды (тренеры Кәлимуллин Л.М.), 40 кг кадәр авырлык категориясендә. Гафиятуллина Джулия көмеш призер булды (тренеры Салихов Р.Р.), 51 кг га кадәр авырлык категориясендә Далятова Динә бронза призер булды (тренеры Салихов Р.Р.), 51 кг га кадәр авырлык категориясендә Хәкимова Алия бронза медаль алды (тренеры Салихов Р.Р.), 55 кг га кадәр авырлыкта Әхмәтҗанова Азалия - бронза призер (тренеры Салихов Р.Р.).