Зәй районы киңәшчеләре яңа белемнәр үзләштерә

2025 елның 1 ноябре, шимбә

«Яшьләр һәм балалар» милли проектының «Педагоглар һәм остазлар» Федераль проектын гамәлгә ашыру кысасында «Самара социаль-педагогика университеты» югары белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында «Гомуми белем бирү оешмаларында балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек һәм тәрбия буенча директор киңәшчесе эшчәнлеге» квалификациясен күтәрү буенча өстәмә һөнәри программа буенча көндезге уку узды. 10 төбәктән 250 киңәшче белем алуда, шуларнын 4се Зәй районыннан катнашты. Биш көн дәвамында программада катнашучылар тәрбия эшенең заманча ысуллары теориясе белән таныштылар, практик дәресләрдә һәм семинарларда нәтиҗәле аралашу инструментларын үзләштерделәр һәм уңышлы региональ практикалар турында фикер алыштылар. Уку кысаларында интерактив лекцияләр, практик дәресләр һәм семинарлар узды. «Бу укыту безгә заманча мәктәп укучыларын тагын да яхшырак аңларга, кызыклы вакыйгалар тудырырга һәм балалар өчен чын дуслар һәм остазларга әверелергә ярдәм итәчәк!» - дип билгеләп үтте Р.Ш. Фәрдиев исемендәге Татар гимназиясе директоры киңәшчесе Дания Әүхәдиева. Без укытучыларыбызның даими үсүе һәм үз һөнәрләрендә яхшы булырга омтылулары белән горурланабыз. Бергәләп без киләчәк төзибез, анда һәр бала үзен мөһим һәм ишетелгән итеп хис итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International