Зәйлеләр СВО зонасына 61 нче гуманитар йөкне җибәрде

2025 елның 8 июле, сишәмбе

2025 елның 3 июленнән 8 июленә кадәр Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов кабат алда торган иң мөһим бурычны үтәү һәм хәрбиләребезгә ярдәм итү максатыннан, СВО зонасына китте, тынычлык сагында торучыларга 61 нче гуманитар йөк җибәрелде. Азат итүче сугышчыга һәйкәле янына шәһәр һәм район халкы, ветераннар, предприятие җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре һәм сугышчыларыбызның язмышына битараф булмаган кешеләр җыелды. Бу юлы фронтка медикаментлар, төзелеш материаллары, техника һәм әлбәттә инде иң кирәкле вак-төяк посылкалар белән тулган ике фура китте.

28 июньдә беренче машина Луганскига госпитальләргә һәм ЛХР хәрби частьләренә тормыш өчен мөһим медикаментлар, култыксалар, пижамалар һәм гигиена кирәк-яраклары алып китте.

Ә 3 июльдә район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов үзе озатып йөргән гуманитар ярдәмнең икенче партиясе белән СВО зонасының төрле почмакларында хезмәт итүче якташларыбыз янына кузгалды. Аның белән бергә мәгариф идарәсе җитәкчесе Эрнст Сәфәргалиев, «Җылы Зәй» хәйрия фонды директоры Марат Кыямов, ышанычлы машина йөртүчеләр Рәйхат Габыйдуллин һәм Виталий Софин да барды. Делегация ЛХР, ДХР, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә булды, фронт линиясе буенча 12 бушату урынында тукталды.

 Бу исә сугышчыларда аларга кирәкле әйберләр — автомобильләр, квадрокоптерлар, генераторлар, җылы әйберләр һәм өйдән газеталар җибәрү белән бергә, иң мөһиме аларны туган якта көтәләр һәм алар белән горурланалар дигән тәэсирләр дә калдырды. 24 тонна йөк - бу саннар гына түгел, ә безнең тынычлыкны саклаучы хәрбиләргә булган хөрмәтебез дә.

    Хәрбиләр үз чиратында зәйлеләргә китерелгән ярдәмнәре өчен рәхмәтләрен белдерделәр , ә без үз нәүбәтебездә аларга: "Түзегез, егетләр, без һәрвакыт сезнең белән!»-дип җылы теләкләребезне җиткерәбез.

    Безнең сугышчылар барлык сынауларны ныклык күрсәтеп батырларча уза. Алар — безнең горурлыгыбыз, көчебез һәм якты киләчәккә өметебез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International