Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
2025 ел башыннан ТР буенча Социаль фонд бүлеге төбәктә яшәүче 5 меңнән артык кешене шифаханә-курорт дәвалануына юлламалар белән тәэмин итте
2025 елның 20 июне, җомга
2025 ел башыннан 5280 кеше Татарстан буенча Россия Социаль фонды бүлегеннән шифаханә-курорт дәвалануына юлламалар алды. Мондый ярдәм алу хокукына түбәндәге категориягә караган гражданнар ия: - инвалидлыгы булган кешеләр; - Бөек Ватан сугышында катнашучылар; - сугышчан хәрәкәтләр ветераннары; -“Блокададагы Ленинградта яшәүче”, “Камалган Севастопольдә яшәүче”, “Камалган Сталинградта яшәүче” билгеләре белән бүләкләнгән гражданнар; - һәлак булган (вафат булган) сугыш инвалидларының гаилә әгъзалары; -Чернобыль АЭСындагы һәлакәт аркасында, шулай ук Семипалатинск полигонындагы атом-төш сынаулары нәтиҗәсендә радиация йогынтысына дучар булган һәм аларга тиңләштерелгән гражданнар; -махсус хәрби операциядә катнашучылар; "Социаль хезмәтләр җыелмасын санатор-курорт дәвалау өлешендә саклап калган ташламалы категориягә ия гражданнар медицина күрсәткечләре буенча юллама белән тәэмин ителә. Бу очракта гражданга юллама белән бер үк вакытта дәвалану урынына бушлай бару һәм кайту өчен махсус талоннар яки исемле юллама бирелә. Моннан тыш, I төркем инвалидларны һәм инвалид балаларны озатып йөрүче гражданнар да дәвалау урынына бару-кайту өчен бушлай билетлар белән тәэмин ителә», - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Юллама алу өчен медицина оешмасыннан 070/у белешмәсе алырга һәм Дәүләт хезмәтләре порталында яисә Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтенә яки якында урнашкан күпфункцияле үзәккә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гаризаны шулай ук почта аша да җибәрергә мөмкин. Сораулар булган очракта, сез дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 08:00 - 17:00 сәгатьләрдә , җомга көнне - 08:00 дән 15:45 кә кадәр ( шалтырату бушлай) -8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәккә шалтырата аласыз. Шулай ук актуаль яңалыклар белән Сез безнең социаль челтәрләрдә — ВКонтакте, Одноклассники һәм Telegram да таныша аласыз.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
апрель, 2026 ел
"Китап-беренче биттән башланып, укучы белән мәңгегә кала торган тылсым ул"
7 апрель көнне китапханә хезмәткәрләре 2нче мәктәпнең 7нче сыйныф укучылары өчен «Балалар китабы атналыгы»на багышланган чара үткәрделәр. Уку залы китап битләре кыштырдавы һәм шатлыклы авазлардан яңгырап торды. Укучылар бәйрәм тарихы белән таныштылар: алар күп еллар элек бу күркәм традициянең тууын белделәр, ул безгә балачакны китапсыз күз алдына да китереп булмауны искәртеп тора.
«Шатлык» үзәге хезмәткәрләре «Тормышка 10 000 адым» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар
2026 елның 6 апреленнән 12 апреленә кадәр Татарстан Республикасында уза торган сәламәт яшәү рәвешен үстерү атналыгы кысаларында «Шатлык» үзәге хезмәткәрләре «Тормышка 10 000 адым» Бөтенроссия акциясендә актив катнаштылар. Чара 7 апрельдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган иде.
7
апрель, 2026 ел
Зәйдә булачак әниләр өчен бәйрәм узды
Зәй үзәк район хастаханәсендә бүген үзенчәлекле атмосфера хөкем сөрде-биредә булачак әниләр өчен Бөтенроссия йөкле хатыннар көненә багышланган бәйрәм узды. Бу чара гадәттәгечә, Зәй районы башкарма комитеты белән берлектә оештырылды, гадәти көн якты һәм җылы вакыйгага әйләнде.
Чүп түгел - икенчел чимал! Беренчеләр ничек 5 сыйныф укучыларын планетаны сакларга өйрәтә
6 мәктәптә балалар күңелендә бик озакка истә калачак экология дәресе үтте! 5 нче сыйныф укучылары, Беренчеләр хәрәкәтендә катнашучылар, тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча директор киңәшчесе Рудакова Е.В. белән бергә «Чүп-чарны аерым җыю» темасына дәрес үткәрделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз