Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге инвалидлыгы булган 500 татарстанлыга ОСАГО бәясен компенсацияләде
2025 елның 23 мае, җомга
Татарстан Республикасы Социаль фонд бүлеге медицина күрсәткечләре буенча транспорт чараларын кулланучы 500 кешегә ел башыннан ОСАГО полисы бәясенә компенсация түләгән. Реабилитация яки абилитация программасы (ИПРА) нигезендә автотранспорт чарасыннан файдаланучы инвалидлыгы булган гражданнар, шул исәптән инвалидлыгы булган балалар да мәҗбүри автоиминият полисы бәясенең 50% ын каплауга хокукына ия. Түләү гражданның үзен яисә аның законлы вәкилен дә кертеп, өчтән артык булмаган йөртүче күрсәтелгән гамәлдәге ОСАГО полисы буенча елына бер тапкыр башкарыла. Мәҗбүри иминият шартнамәсе төзегәндә, иминиятләштерүче яисә транспорт чарасы милекчесе СНИЛСы турында белешмәләр тапшырылган очракта, компенсация, РФ Социаль фондының төбәк бүлегенә федераль мәгълүмат системаларыннан керә торган мәгълүматларга нигезләнеп, гариза кабул итмичә генә билгеләнә. Түләү билгеләнгән датадан башлап 3 эш көне дәвамында гражданга бу хакта хәбәрнамә җибәрелә. Хәбәрнамә алмаган очракта гражданнар ОСАГО полисы бәясен компенсацияләү турында гаризаны полисның гамәлдә булу срогы дәвамында яшәү урыны буенча Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтендә яисә күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп тапшыра алалар. Акча Социаль фонд бүлеге тарафыннан чыгымнарны каплау турында карар кабул ителгән вакыттан алып 5 эш көне эчендә түләнә. Сораулар булган очракта, сез дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 08:00 - 17:00 сәгатьләрдә, җомга көнне - 08:00 дән 15:45 кә кадәр ( шалтырату бушлай) -8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәккә шалтырата аласыз. Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге хезмәтләре турында барлык мәгълүматны Россия Социаль фонды сайтында, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм социаль челтәрләрдә рәсми аккаунтларда табарга була.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
19
март, 2026 ел
Район башлыгы Р. Г. Кәримовның Ураза бәйрәме белән котлавы
Хөрмәтле мөселманнар, кадерле зәйлеләр! Сезне чын күңелдән изге Рамазан ае тәмамлану, Ураза бәйрәме белән котлыйм!
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зәйгә эш визиты белән килде
Бүген Р.Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе базасында Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсенең хисап-сайлау җыелышы узды.
С. Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә җырчы Илзирә Ибраһимова белән очрашу булды
18 мартта Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә «Тәвәккәл таш яра!» дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә узды.
18
март, 2026 ел
Зәй яшьләре флешмоб-эстафетада катнашты
18 мартта «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында, Кырымның Россия белән берләшү көнендә, актив яшьләр патриотик бию флешмоб-эстафетасын башлап җибәрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз