Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәй районында авыл җирлекләре башлыкларының күчмә семинары узды
2025 елның 13 марты, пәнҗешәмбе
Бүген Түбән Биш авыл җирлегендә Зәй муниципаль районы авыл җирлекләре башлыкларының күчмә семинары узды. Семинар эшендә район башлыгы Разиф Кәримов, район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре катнашты. Пленар өлешкә кадәр семинарда катнашучылар Куш –Елга авылында «Хәзрәт чишмәсе»н, республика программасы буенча З.Сәлимов урамында салынган асфальт юлны, күпфункцияле үзәк бинасын, Түбән Биш авылындагы янгын сүндерү постын карадылар, Пуст – Ашыт авылындагы ФАПта, Түбән Биш мәктәбендә булдылар, анда Р. Батулла музее, түгәрәкләрнең эше белән таныштылар. Авыл мәдәният йортында махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган күргәзмәне карадылар, китапханәдә булдылар. Семинарның пленар өлеше мәдәният йортында узды. Кереш сүз белән семинарда катнашучыларга район башлыгы Разиф Кәримов мөрәҗәгать итте. Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый үсеш буенча урынбасары Марат Хәбибуллин 2024 елда авыл җирлекләре эшчәнлегенә бәя бирүгә анализ ясады. Түбән Биш авыл җирлеге җирле үзидарә органнарының 2024 елдагы эше һәм 2025 елга бурычлары турында җирлек башлыгы Алия Гыйльфанова чыгыш ясады. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев авыл халкына кече хуҗалыклар буенча грант ярдәме турында сөйләде. Административ комиссиянең баш белгече Тәлгать Кашапов икеайлык чорында территорияләрне төзекләндерү эшләре турында сөйләде. Шулай ук контроль мәсьәләләр: 2025 елга гражданнардан үзара салым җыю, Түбән Биш авыл җирлегендәге оператив вәзгыять тә каралды. Район башлыгы Разиф Кәримов махсус хәрби оперциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм әзерләүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде, семинарда катнашучыларны барлык каралган мәсьәләләр буенча эшне активлаштырырга чакырды, авыл территорияләрен төзекләндерү буенча үз тәкъдимнәрен әйтте.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
ТР буенча Социаль фонд бүлеге 2025 елда ана капиталына 19 меңнән артык сертификатны проактив вариантта рәсмиләштерде
Ана капиталына сертификат рәсмиләштерү цифрлы форматта гамәлгә ашырыла. Гражданлык хәле акты системасына бала туу турында мәгълүмат кергәннән соң, сертификат рәсмиләштерү процессы башлана. Әлеге мәгълүматлар автомат режимда Россия Социаль фондына тапшырыла, анда эшкәртү уза, шуннан соң әзер сертификат ата-ананың "Дәүләт хезмәтләре" порталындагы шәхси кабинетына җибәрелә. Кагыйдә буларак, капиталга хокук баланың әнисенә рәсмиләштерелә, әмма аның ЕСИАда расланган исәп язмасы (идентификациянең һәм аутентификациянең бердәм системасы) булуы мәҗбүри шарт булып тора.
2026 ел башыннан Татарстан Республикасында 29 028 медицина хезмәткәре махсус социаль түләү ала
2026 ел башыннан Социаль фондның төбәк бүлекчәсе республика дәүләт учреждениеләренең медицина хезмәткәрләрен гомуми суммасы 496 мең сумнан артык тәшкил иткән өстәмә акча белән тәэмин итте. Бу финанс ярдәме ай саен күрсәтелә һәм сәламәтлек саклау системасында хезмәт итүче 29 меңнән артык кешене колачлый.
Егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча ТР беренчелеге узды
21-23 март көннәрендә Болгар шәһәрендә 2009-2011 елгы егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.
Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган хоккей турниры узды
20-23 март көннәрендә “Давыдов Арена” боз сараенда Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган, 2015 елгы яшүсмерләр арасында хоккей буенча турнир узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз