Зәй командасы муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасында икенче урынны алды

2025 елның 28 феврале, җомга

Бүген Зәй муниципаль хезмәткәрләре командасы Татарстан муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында чаңгы узышларында катнашты. Ярышлар Зеленодольск шәһәрендә узды. Зәй командасын муниципаль хезмәткәрләр: район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, Чыбыклы авыл җирлеге башлыгы Илфат Гадершин, район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Татьяна Токмакова һәм җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасының мөлкәт мөнәсәбәтләре бүлеге әйдәп баручы белгече Елена Митянина тәкъдим итте. Зәйлеләр беренче төркем командалары арасында мактаулы икенче урынга лаек булдылар, беренче урынны Азнакай, өченчене Әлмәт шәһәре командасы алды. Район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин шәхси зачетта көмеш призер булды. Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International