Ирекле көрәш буенча Идел буе федераль округы беренчелеге үтте

2025 елның 10 феврале, дүшәмбе

5 февральдән 9 февральгә кадәр Чебоксар шәһәрендә 18  һәм 21 яшькә кадәрге егетләр, кызлар һәм яшүсмерләр арасында ирекле көрәш буенча Чуваш Республикасының атказанган тренеры Ю.А. Алексеев призына Идел буе федераль округы беренчелеге үтте. Ярышларда «Зәй» спорт мәктәбе шәкертләре Татарстан Республикасы җыелма командасы составында  катнаштылар. 51 кг га кадәр авырлык категориясендә Карпов Данил, Россия спорт мастерына кандидат нормативын үтәп, бронза медаль яулады. Спортчының тренеры Хәйруллин Илнар Гайсә улы. Ярышлар йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Идел буе федераль округы командалары арасында беренче гомумкоманда урынын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International