Зәйдә Бөек Ватан сугышы ветераннарына Җиңүнең 80 еллыгына багышланган юбилей медальләре тапшырылды

2025 елның 5 феврале, чәршәмбе

Зәй районында беренчеләрдән булып бүләкләрне Анна Моисеева һәм Леонид Мачтаков алды. Бүген Зәй ветераннары Анна Моисеева һәм Леонид Мачтаковны «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел»юбилей медальләре белән бүләкләделәр. Медальләрне Анна Моисеевага һәм Леонид Мачтаковка район башлыгы Разиф Кәримов, сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов тапшырдылар. Бүләкләр тапшырганда кунаклар ветераннарга Бөек җиңүгә ирешүдә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерделәр. Леонид Мачтаков үз чиратында, ветераннарга күрсәткән игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. Сугыш - бик авыр. Мин бүген махсус хәрби операциядә катнашучы ир - атларыбызның зур җиңү белән кайтуын телим, - диде Леонид Яковлевич.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International